30 октябрьдә бөтен Россия буенча тренер көне билгеләп үтелә. Тренерлар һәр спортчы тормышында мөһим роль уйный. Нәкъ менә тәҗрибәле остазлар беренче файдалы гадәтләргә нигез салалар һәм яшь спортчыларның спортка мәхәббәтен формалаштыралар һәм профессиональ спортта максималь нәтиҗәләргә ирешү өстендә тырышып эшлиләр. Бүгенге көндә, Татарстан Республикасында тренерлар спортны популярлаштыруга һәм аның үсешенә зур өлеш кертәләр.
Спорт министрлыгы коллективы тренерларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлый! Без остазларыбыз һәм спортчыларыбызның казанышлары белән горурланабыз һәм алда безне яңа җиңүләр көтә дип ышанабыз! Нык сәламәтлек, тормышта һәм спортта уңышлар һәм күбрәк медальләр!