Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Лаешта булды. Визит барышында ТР Президенты «Лаеш Арена» ябык боз шугалагын ачуда катнашты. Рөстәм Миңнехановны Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов озата йөрде.
Боз шугалагын төзүгә республика бюджетыннан акча бүлеп бирелгән. Бинада ясалма бозлы шугалак бар, ул хоккей, фигуралы шуу, шулай ук кешеләр күпләп йөри. Боз сарае территориясендә тренажер залы, киенү-чишенү бүлмәләре, төрле административ бүлмәләр урнашкан. Шугалакның үткәрү мөмкинлеге тәүлегенә 300 кеше тәшкил итә.
Шулай ук бүген видеоэлемтә аша Балык бистәсендә Боз сарае һәм Мамадыш, Сарман һәм Осинода 3 универсаль спорт залы ачылды. Шулай итеп, республика территориясендә ябык боз сарайларының саны 49га җитте.
«Барыгызны да әлеге истәлекле вакыйга белән котлыйсым килә. Без берьюлы 5 эре спорт объекты ачабыз. Болар барысы да республика, гражданнарыбызның тормыш сыйфатын яхшырту һәм массакүләм спортны үстерү өчен кирәкле шартлар булдыру өчен эшләнә», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Видеоэлемтә буенча тантанада катнашучыларга Россия Хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк мөрәҗәгать итте. Ул татарстанлыларны яңа спорт объектлары ачылу белән котлады, һәм республика җитәкчелегенең регионда хоккейны популярлаштыру буенча системалы эшен билгеләп үтте.
Аннары «Лаеш Арена» бозында беренче хоккей турниры башланды. Рөстәм Миңнеханов алканы символик рәвештә ташлады.