16 декабрьдә Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов эш визиты белән Лаешта булды, анда «Лаеш Арена» боз шугалагы ачылды. Моннан видеоэлемтә аша ТР Спорт министры Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә Балык бистәсендә Боз сараен, Мамадышта, Сарманда һәм Осинода 3 универсаль спорт залын ачты. Шулай итеп, Татарстанда ябык боз шугалаклары саны 49га җитте, ә универсаль спорт залларының саны 2000 дән артып китте.
«Бу елны спорт объектлары төзелеше буенча рекордлы ел дип атарга мөмкин. Мондый масштаблы программа бары тик Универсиада вакытында гына тормышка ашырылды. Быел без республика районнарында объектлар төзелешенә игътибар иттек», - диде Владимир Леонов.
Владимир Леонов республика җитәкчелегенең спорт инфраструктурасын үстерүгә керткән аерым өлешен билгеләп үтте һәм заманча объектларның «спорт – тормыш нормасы» проектының төп күрсәткечләренә ирешү өчен нигез булып торуын әйтте. Проект физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче россиялеләрнең өлешен 55% ка кадәр арттыруга юнәлдерелгән. Физик культура һәм спорт югары дәрәҗәдә үсеш алган төбәк буларак, Татарстан өчен, хәтта төп максатчан күрсәткечләр дә югарырак куелган. 2020 ел башына без 49,5% (1 700 000 кеше) күрсәткеченә чыктык һәм графиктан бер елга алда барабыз. Максат-2024 елга физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүче 2000 000 кеше. Бу сан, шул исәптән, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та яңгыратты.
«Татарстан Республикасында бүген спортның тормыш нормасы булуы бик куанычлы. Физик культура һәм спорт белән күбрәк кеше шөгыльләнсен өчен без инфраструктур программаларны киметмәскә тырышабыз. Алга таба тагын да күбрәк булачак. Ышанам ки, бу юнәлештә эш дәвам итәчәк», - дип өстәде Владимир Леонов.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасында спорт объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау буенча проектлар уңышлы тормышка ашырыла.