16 гыйнварда Татарстан башкаласында Казан дәүләт циркының яңартылган аренасында (Меңьеллык мәйданы, 2 йорт) ел саен үткәрелә торган «Манзара» спорт-музыкаль премиясе узачак. Чара татар эстрадасы артистларының тере чыгышлары, шулай ук көрәш буенча ярышлар белән концерт тамашасын үз эченә ала.
Көрәш буенча ярышларда 20дән артык иң яхшы спортчы катнашачак. «Манзара»спорт премиясе чемпионы исеме өчен Татарстан Республикасы районнары, шәһәрләре Сабантуй батырлары, Россиянең һәм дөньяның иң яхшы көрәшчеләре чакырылган – профессиональ спортчылар, бөтенроссия һәм халыкара турнирларда җиңүчеләр: Раил Нургалиев (Биектау районы), Муса Галләмов (Теләче районы), Айдар Алтынбаев (Әлмәт), Илнар Галимов (Яр Чаллы), Илшат Идиатов (Арча районы), Рәдис Сәмигуллин (Балтач районы), Радик Сәлахов (Әлмәт), Руслан Газизуллин (Лаеш районы), Ранис Гыйлаҗетдинов (Яр Чаллы), Константин Морозов (Мамадыш районы), Эльдар Хәмитов (Яр Чаллы), Айнур Сыртаев (Башкортостан), Делүс Закиров (Саба районы), Ришат Гайнетдинов (Минзәлә районы), Ришат Гайнетдинов (Минзәлә районы)), Руслан Абдуллин (Арча районы), Илдар Моратов (Башкортстан), Айгиз Зәйнетдинов (Башкортстан), Илдар Шабаев (Удмуртия) һәм башкалар.
Проектта җиңүчегә чемпион поясы биреләчәк. Көрәш абсолют авырлык категориясендә узачак. Батырлар соңгы мизгелгә кадәр үз көндәшләренең исемнәрен белмәячәк – жирәбә турыдан-туры цирк аренасында узачак.
Тамашачылар өчен сәхнәдә Татарстан Республикасының танылган артистлары, халыкара конкурсларда катнашучылар һәм зур иҗади потенциалы булган талантлы җырчылар йолдызлыгы чыгыш ясаячак.
Премияне ачу тантанасы 13: 00 сәгатьтә була.