Меңнән артык актанышлы «Татарстан чаңгы юлы-2021» ярышларында катнашты

2021 елның 13 феврале, шимбә

12 һәм 13 февральдә Актаныш муниципаль районында туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында «Татарстан чаңгы юлы-2021» массакүләм чаңгы ярышлары узды. Ярышларда барлыгы 1070 кеше катнашты.

12 февральдә ярышлар мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары арасында узды. 13 февраль көнне Бүләк чаңгы базасында ярышларның төп көне ачылды.

Ачылу тантанасында Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов чыгыш ясады, ул катнашучыларга яхшы спорт кәефе һәм җиңүләр теләде.

Ярышларда мәктәпкәчә балалар учреждениеләре, гомуми белем бирү мәктәпләре, учреждение, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, районның авыл җирлекләре катнашты.

Җиңүчеләр Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге медальләре һәм грамоталары, шулай ук Актаныш районы чаңгы узышлары федерациясе рәисе, «Благодарение» хәйрия фонды президенты Фәрит Салиховның призлары белән бүләкләнделәр.

«Благодарение» фонды Президентыннан махсус призларга номинацияләрдә ия булдылар:

 Иң яшь катнашучы  - Азалия Минһаҗева (7 нче мәктәп));

Иң яшь катнашучы  - Хәләф Әхтәмов.

«Россия чаңгы юллары» XXXIX Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы «спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында «Демография»милли проекты кысаларында үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International