Әгерҗедә «Татарстан чаңгы юллары-2021» узды

2021 елның 13 феврале, шимбә

13 февральдә Әгерҗе «Россия чаңгы юллары» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары кысаларында «Татарстан чаңгы юлы – 2021»республика ярышларына кушылды.

Ярышлар ике мәйданчыкта узды: «Орешник» ял паркында һәм Бима авылында.

Спорт акциясендә мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр, гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, шәһәр предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, ветераннар һәм чаңгы спортын яратучылар катнашты.

Җылыну өчен чатер оештырылды, анда барлык катнашучыларны кайнар чәй белән сыйладылар. Ярышларда җиңүчеләргә медальләр һәм грамоталар тапшырылды.

«Россия чаңгы юллары» XXXIX Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары 13 февральдә Россия Федерациясенең 72 субъекты территориясендә узды. Чара «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проекты ярдәмендә тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International