Тукай районында «Татарстан чаңгы юлы-2021» узды

2021 елның 14 феврале, якшәмбе

13 февральдә Тукай районы «Россия чаңгы юллары» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары кысаларында «Татарстан чаңгы юлы – 2021»республика ярышларына кушылды.

Стартка гомуми белем бирү мәктәпләреннән һәм хезмәт коллективларыннан 3 меңнән артык катнашучы, администрация хезмәткәрләре, ветераннар һәм чаңгы спортын яратучылар һәм оешма җитәкчеләре чыкты.

Ярышларны ачу тантанасында катнашучыларны муниципаль район башлыгы Фаил Камаев сәламләде.

«Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында «Россия чаңгы юллары» XXXIX Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы Россия Федерациясенең 72 субъекты территориясендә «Демография»милли проекты кысаларында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International