Хәлил Шәйхетдинов: «Якутиядән килгән коллегалар белән уртак проектларны гамәлгә ашырырга шатбыз»

2021 елның 2 марты, сишәмбе

Бүген ведомство бинасында Татарстан Республикасы спорт министрлыгы вәкилләренең Саха (Якутия) Республикасы делегациясе белән очрашуы булды.

Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов коллегаларына милли спорт төрләрен һәм мас-рестлингны үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләрен карарга тәкъдим итте.

Милли спорт төрләрен үстерү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу һәм иптәшләрчә очрашулар уздыру спортчыларны төрле дәрәҗәдәге ярышларга әзерләүгә уңай йогынты ясаячак. Яклар сумо, көрәш һәм мас-рестлинг буенча иптәшләрчә турнирлар уздыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

Шулай ук очрашу кысаларында Казанда 7-11 июнь көннәрендә узачак «Якутия-Татарстан» төбәкара форумын уздыру мәсьәләсе дә күтәрелде. Зур мәдәни чараның максаты-Саха (Якутия) Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасында дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгыту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International