Югары Осланда «Россия чаңгы юллары – 2021» массакүләм чаңгы ярышлары узды

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

Узган шимбәдә Югары Осланда Александр Парфилов исемендәге чаңгы базасы территориясендә «Россия чаңгы юллары – 2021» чаңгы ярышлары узды.

Шактый салкын һәм җилле һава торышына карамастан, халык чаңгыга бик күп җыелды. Ачылу тантанасында катнашучыларны район башлыгы Марат Зиатдинов һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Александр Федотов сәламләде.

Чаңгы ярышларында иң яшь катнашучыга-5, ә иң олысына 60 яшь иде. Ярышларда Югары Осланлылар гына түгел, Харино спортчылары да катнашты.

Район башлыгы Марат Зиатдинов, Башкарма комитет җитәкчесе Илнур Шакиров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Гобәйдуллин һәм авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Котков та ир-атлар чабышында катнаштылар. Хатын-кызлар арасында чаңгыга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлия Камалетдинова, социаль яклау бүлеге начальнигы Ирина Алеева, «Өмет утравы» үзәге директоры Наталья Сигаева, район үзәк китапханәсе директоры Наталья Карасева басты.

Җиңүчеләр грамоталар, кубоклар, медальләр, район символикасы төшерелгән түгәрәкләр һәм спорт калпчкасы белән бүләкләнде.

«Россия чаңгы юллары» XXXIX Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы «спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында «Демография»милли проекты кысаларында үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International