27 февральдә Лаешның чаңгы базасында «Россия чаңгы юллары-2021»узды. Ярышларда 46 команда (22 белем бирү учреждениесе һәм 24 оешма, шул исәптән авыл җирлекләре) катнашты.
Белем бирү учреждениеләре арасында нәтиҗәләр:
1 урын-Советлар Союзы Герое А. П. Малышев исемендәге Столбище мәктәбе командасы;
2 урын-Лаеш техник-икътисад техникумы командасы;
3 урын-Советлар Союзы Герое Б. К. Кузнецов исемендәге Лаеш 2 нче мәктәбе командасы.
Оешмалар, предприятиеләр һәм авыл җирлекләре арасында нәтиҗәләр:
1 урын-Кече Елга авыл җирлеге командасы;
2 урын-Комплекс-52 ДБУ;
3 урын – Муниципаль проектлар дирекциясе ҖЧҖ.
«Россия чаңгы юллары» XXXIX Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы «спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында «Демография»милли проекты кысаларында үткәрелде.