Кайгы уртаклашабыз

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

Бүген 86 нчы яшендә Татарстан автомобиль спортына нигез салучыларның берсе һәм Россия автокроссына нигез салучыларның берсе Аркадий Николаевич Дадаев вафат булды.

Аркадий Николаевич үзенең тормышын автомобиль спорты үсешенә багышлады. Ул Татарстанда, Үзбәкстанда, Әрмәнстан, Молдавия, Белоруссия һәм Төрекмәнстанда күп тапкырлар автоузышлар оештырган һәм уздырган.

Аркадий Николаевич Дадаев-РСФСРның атказанган тренеры, Бөтенсоюз категорияле судья. Дадаев керткән өлеш нәтиҗәсендә, безнең илдә автоспорт сыйфатлы яңа дәрәҗәгә чыкты.

Татарстан Республикасы спорт министрлыгы Аркадий Николаевич вафат булу сәбәпле, туганнарының, якыннарының, хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International