ТР җыелма командасы билбау көрәше буенча Россия Кубогын отты

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

Төмәндә 2-4 апрельдә «Строймаш»спорткомплексында узган Россия Геройлары Рушан Абдуллин һәм Тимур Мөхетдинов истәлегенә билбау көрәше буенча Россия Кубогы тәмамланды.

Ярышларда Россиянең өч дистәдән артык субъектыннан вәкилләр катнашты. Шәхси-команда зачетында 23 регионнан җыелма командалар ярышты.

Ярышларны ачу тантанасында Россия Көрәш федерациясе вице-президенты Равил Ногуманов, Төмән шәһәре мэры Руслан Кухарук һәм Төмән өлкәсенең спорт департаменты директоры Евгений Хромин катнашты.

Төмәндәге ярышларда шәхси зачетта барлыгы 10 комплект медаль уйнатылды. Команда ярышларында урыннар түбәндәгечә бүленде::

1 урын-Татарстан Республикасы җыелма командасы;

2 урын-Төмән өлкәсе җыелма командасы;

3 урын-Мәскәү һәм Башкортостан Республикасы җыелма командалары.

Призлы урыннарны Татарстан спортчылары яулады:

Ришат Камалов (60кг авырлык категориясе), Дмитрий Левашов (65кг авырлык категориясе), Марсель Җамалетдинов (70кг авырлык категориясе), Илназ Рамазанов (75кг авырлык категориясе), Фәнил Каюмов (90кг авырлык категориясе) алтын медальләргә лаек булды.),

Тимур Сафин (80кг авырлык категориясе), Нәсим Габидуллин (85кг авырлык категориясе), Руслан Рафиков (100кг авырлык категориясе), Ринат Дәүләтшин (130кг авырлык категориясе), Илнур Зәйнуллин (130кг авырлык категориясе) көмеш медальләр яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International