2021 елның 4-11 сентябрендә Казанда узачак БДБ илләренең I уеннарында катнашучылар 16 спорт төре буенча 193 комплект медаль уйнатачак. Мондый мәгълүмат 6 апрельдә видеоконференция форматында узган Уеннарга әзерлек һәм аны уздыру буенча эшче төркем утырышында яңгырады.
Утырышта Әзербайҗан, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Россия, Үзбәкстан һәм БДБ Башкарма комитеты вәкилләре катнашты.
Эшче төркем, гомумән алганда, Уеннарны үткәрү Регламентының төгәлләштерелгән проектын хуплады, Россия Федерациясе Спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасы спорт министрлыгы ярышларга әзерлек чараларын билгеләнгән срокларда һәм тулы күләмдә гамәлгә ашыралар, дип билгеләп үтте. Физик культура һәм спорт өлкәсендә дәүләт хакимияте органнарыннан 4 майга кадәр Россия Спорт министрлыгына БДБ илләренең I Уеннарына спорт делегацияләре җитәкчеләре кандидатуралары буенча тәкъдимнәр җибәрергә, уеннарда катнашу өчен гаризалар тапшыруны тәэмин итәргә дигән карар кабул ителде.
БДБ илләре уеннары бердәмлек хөкүмәтләре башлыклары Советы карары белән 2019 елның октябрендә гамәлгә куелды. Аларны уздыру Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегенең мәдәни-спорт потенциалын арттырырга, илләр арасында күп яклы диалогны үстерү өчен нәтиҗәле мәйданчык булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Уеннар ике елга бер тапкыр БДБ дәүләтләренең һәрберсендә чиратлап узар дип планлаштырыла. Шул ук вакытта аларда бердәмлек илләреннән дә, башка дәүләтләрдән дә командалар катнаша ала. Ярышлар программасын, уеннар турындагы Нигезләмә нигезендә, оештыручы ил билгеләячәк.
Казанда БДБ илләренең I уеннарында 23 яшькә кадәрге 3 меңгә якын спортчы катнашыр дип көтелә. Чараларны үткәрү өчен 12 спорт объекты җәлеп ителәчәк. БДБ илләренең I уеннары логотибы Жар-кош булды, талисман итеп Барс сайланды.
Уеннар кысаларында Физик культура һәм спортны үстерү мәсьәләләренә кагылышлы эшлекле программа чаралары, шулай ук БДБда катнашучы дәүләтләрнең физик культура һәм спорт өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешүдә катнашучыларның физик культура һәм спорт советының чираттагы утырышын уздыру планлаштырыла.