Татарстан йөзүчеләре йөзү буенча Россия чемпионатында бронза медаль яулады

2021 елның 11 апреле, якшәмбе

Йөзү буенча Россия чемпионатының йомгаклау көнендә Татарстан җыелма командасы 4х100 катнаш эстафетасында өченче булды.

Ярышларда Климент Колесников, Петр Жихарев, Антон Чупков, Владислав Гринев (3:31.90) составындагы Мәскәү командасы алда барды. Калуга өлкәсе өчен чыгыш ясаучы Дмитрий Савенко, Михаил Вековищев, Андрей Николаев, Сергей Фесиков көмеш призерлар булдылар (3:36.82). Өченче урынны Казахстан спортчылары – Адил Каскабай, Адильбек Мусин, Дмитрий Баландин һәм Александр Варакин (3:37.77) күрсәтте. Татарстан командасы бронза медаль яулады – Григорий Тарасевич, Вячеслав Мальковский, Егор Куимов, Никита Королев (3:38.84).

Шулай итеп, Россия чемпионатында татарстанлылар җиде медаль яулады (1 алтын, 3 көмеш һәм 3 бронза). Бу нәтиҗә — гомумкоманда зачетында 10нчы урында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International