Дарья Ахмерова: «Штанга җиңел булды!»

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

12 апрельдә Мәскәүдә авыр атлетика буенча Европа чемпионатыннан Татарстан спортчысы Дарья Ахмерова Казанга кайтты.

Европа чемпионы Евродагы чыгышлардан алган тәэсирләре белән уртаклашты:

«Авыр атлетика буенча Европа чемпионаты башланыр алдыннан бик дулкынландым. Әзерлек бик авыр иде,ә барысы да алай ук куркыныч түгел икән. Штанга җиңел булды, мин көрәштем! Җиңү яулаганнан соң мин әле дә Европаны җиңүемә ышанмыйм. Хис-кичерешләр шактый булды. Хәзер 23 яшькә кадәрге Европа чемпионатына гаять зур планнар бар һәм Олимпия уеннарына эләгер дип өметләнәм»,-дип сөйләде Дарья.

Европа чемпионаты 3-11 апрельдә Мәскәү шәһәрендә Ирина Винер-Усманованың нәфис гимнастика сараенда узды. Ярышларда Россия җыелма командасы составында Татарстан Республикасыннан Дарья Әхмәрова һәм Зөлфәт Гәрәев катнашты.

Дарья Ахмерова 87 кг.га кадәр авырлык категориясендә алтын медаль яулады, 246 кг. га кадәр гомуми нәтиҗә белән Дарья ыргылып күтәрүдә 108 кг. га кадәр һәм этеп күтәрүдә 138 кг. га кадәр авырлык категориясендә уңышлы чыгыш ясады. Дарья медале Россия Федерациясе җыелма командасы өчен бердәнбер югары дәрәҗәдәге бүләк булды.

Зөлфәт Гәрәев 67 кг га кадәр авырлык категориясендә чыгыш ясады һәм ыргылып күтәрүдә (147 кг) икенче нәтиҗә күрсәтте, әмма этеп күтәрүдә 172 кг авырлыкны җиңә алмады. Гомуми зачетта безнең спортчы бронза призерга нибары 1 кг. га гына оттырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International