Бадминтон үзәгендә Россия Кубогы старт ала

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

2021 елның 13-16 апрелендә Бадминтон үзәгендә (Оренбург тракты, 99) бадминтон буенча Россия Кубогының 1 нче этабы уза.

Ярышлар WWF (Дөнья бадминтон федерациясе) функциональ классификациясе системасы нигезендә WH1, WH2, SL3, SL4, SU5, SS6 спорт классларында үткәрелә.

Ярышларда Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстан Республикасы, Мәскәү, Архангельск, Саратов, Самара, Псков, Кострома, Новосибирск, Ульяновск өлкәләреннән, Байкал арты, Краснодар, Приморье, Пермь, Ставрополь крайларыннан, Ханты-Манси автономияле округы һәм Чуваш Республикасыннан 80 спортчы катнаша.

Татарстан Республикасы командасы составында Россия чемпионнары Олег Донцов һәм Павел Куликов, шулай ук Казан, Буа, Кама Тамагы, Чистай районнары спортчылары чыгыш ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International