Бу матчны ТР Хоккей федерациясе өченче тапкыр үткәрә һәм беренче ике матчтан соң командалар арасында исәп 1: 1 иде, шуңа күрә егетләр аңа ныклап һәм җитди әзерләнделәр.
Командалар килгән көнне балалар һәм тренерлар составы өчен допингка каршы сәясәт буенча лекция оештырылды, лектор булып Романов Константин Петрович чыгыш ясады.
Чараның барлык кунаклары өчен конкурслар һәм викториналар белән күңел ачу программасы оештырылды, ә командалар уенчылары боздагы мастер-шоуда катнаштылар.
Матчка мөхтәрәм кунаклар сыйфатында «Чаллы» ХК җитәкчелеге һәм Чаллы хоккее ветераннары чакырылган иде. Киеренке көрәштә «Көнбатыш» командасы 7:5 исәбе белән җиңү яулады.