2021 елның 15-18 апрелендә Мамадыш шәһәрендә Татарстан Республикасы спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы «Уңыш» физкультура-спорт җәмгыяте белән берлектә, Татарстан Республикасы «Сәламәтлек» XVIII авыл Спартакиадасы программасы буенча авыл районнарының хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының зона ярышлары уздырды. Ярышларда 120гә якын кеше катнашты.
Финалистларның урыннары түбәндәгечә бүленде::
1 урын-Мамадыш районы
2 урын-Буа районы
3 урын-Саба
4 урын-Кукмара
5 урын-Арча
6 урын-Биектау
7 урын-Яшел Үзән
8 урын-Балтач
9 урын – Теләче
10 урын-Питрәч
11 урын-Балык Бистәсе
12 урын-Апас
Ярышларда җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнде.