20-22 апрельдә Казанда Су спорт төрләре сараенда синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты бара. Яр Чаллы шәһәренең «Дельфин» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Татарстан Республикасы командасы составында 4 комплект бронза медаль яулады.
Олимпия дисциплинасында «төркем» дисциплинасында Елизавета Захара, Виктория Малышева, Александра Лямасова, Валерия Попова, Аделина Сәгыйтова, Адилә Сәрварова, Карина Севрюгина, Диана Хәбибуллина, Олеся Архипова, Анна Гордеева, Галина Лучева һәм Алинә Тихомирова 3 нче урынны яуладылар.
«Дуэт» олимпия дисциплинасында Аделина Сәгыйтова һәм Валерия Попова-3 урын.
Ирекле программада катнаш дуэт дисциплинасында Артур Коршунов, Анна Гордеева өченче урынны алды, шулай ук Татарстан дуэты техник программада өченче булды.