Казанда «Республика Татарстан»газетасы призына 79 нчы җиңел атлетика эстафетасы узды. Быел аны Юрий Гагаринның космоска очуына 60 ел тулуга багышладылар.
Эстафетада катнашучыларның барысына да спортка булган мәхәббәте өчен рәхмәт белдерәсем килә. Мин яшьлегемне искә алам, 70 нче еллар азагында ук без дә йөгердек. Ярый әле, барысы да чишмә башына кайта. Иң көчлеләр җиңсен, — дип мөрәҗәгать итте йөгерештә катнашучыларга РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов.
Йөгерештә барлыгы 600 кеше катнашты, аларны тугыз төркемгә бүлделәр: район администрацияләре хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, урта махсус уку йортлары, югары уку йортлары укучылары, эшче яшьләр, ветераннар һәм начар ишетүче кешеләр, медицина хезмәткәрләре, шулай ук КФУ командасы.
Алар 100 метрдан 500 метрга кадәр дистанциядә ярыштылар, дип аңлатты Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов.
Бу эстафета юбилей, 80нче булырга тиеш иде, әмма узган ел коронавирус пандемиясе аркасында узмады, әмма быел без аны уздырырга булдык. Кремльгә керү белән Кремль урамы буйлап йөгерү һәр спортчы өчен бик рәхәт, - дип билгеләп үтте әңгәмәдәш.
Тугыз төркемнең һәркайсында җиңүчеләр «Республика Татарстан»газетасыннан кубок алдылар.