Бүген Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин Казан бадминтон үзәгендә флорбол һәм юнифайд-флорбол буенча Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия ярышларында булды. Олег Васильевич ярышларда катнашучыларны сәламләде һәм туп ыргытты. Аннары ул журналистлар белән аралашты һәм махсус олимпиада хәрәкәтенең әһәмияте турында сөйләде, махсус уеннарның мөһимлеген ассызыклады.
«Ышанам ки, бу ярышлар ил өчен дә, Татарстан өчен дә бик мөһим. Безгә Махсус Олимпиада хәрәкәтен үстерү бик мөһим. Бу хәрәкәт бик зур социаль әһәмияткә ия – төрле сәбәпләр аркасында авыр тормыш ситуацияләрендә бергә булу, аралашу һәм үз-үзләрен тоту мөмкинлегенә ия булган кешеләрне адаптацияләү. Бу кешеләр безгә бик кадерле. Дәүләт спортны үстерүгә, кешеләрне социаль адаптацияләү механизмы буларак, зур игътибар бирә.
Шулай ук бу ярышлар киләсе елда Казанда узачак Бөтендөнья Махсус Олимпиада уеннары алдыннан да бик мөһим. Казан һәм Татарстан иң эре халыкара спорт форумнарын уздыру буенча күпьеллык һәм бик уңышлы тәҗрибәгә ия. Һәр вакыйга составы буенча да, оештыру буенча да уникаль. Бүгенге ярышлар төрле ведомстволарга эре вакыйганы уздыруга иң яхшы итеп әзерләнергә һәм барлык юнәлешләр буенча да хезмәттәшлек итәргә ярдәм итәчәк, - диде министр.
Шулай ук Олег Васильевич билгеләп үткәнчә, Татарстан-чикләүләр шартларында ярышларны үткәрүне дәвам итүче төбәкләр арасында лидерларның берсе:
«Бу бигрәк тә пандемия чорында мөһим. Без кайбер чикләүләр барлыгын күрәбез: катнашучылар да, оештыручылар да диярлек битлекләрдә, әмма спорт та өстәмә энергия булдыра, иммунитетны ныгыта.
Татарстан Республикасы һәм Казан-Роспотребнадзор таләпләре нигезендә спорт ярышларын үткәрүне дәвам итүче төбәкләр арасында Россия Федерациясенең лидерларыннан берсе. Бу уңай мисал, без пандемияне барыбыз бергә кичерәбез дип исәп тотарга мөмкинлек бирә», - дип йомгаклады ул.