Татарстанлылар Евгения Косецкая һәм Сергей Сирант Токиода узган Олимпия уеннарында чыгыш ясаячак

2021 елның 14 мае, җомга

Сингапурда 1-6 июнь көннәрендә узарга тиешле соңгы квалификация турнирын гамәлдән чыгару сәбәпле, Олимпиадада Россия данын яклаячак бадминтончылар исемлеге билгеле булды.

Квалификация ике этапта барды. Беренчесе 2019 елның 29 апреленнән 2020 елның 15 мартына кадәр озайтылды, икенчесе агымдагы елның 4 гыйнварында старт алды һәм 9 майда Португалиядә халыкара турнир белән тәмамланды.

Россия җыелма командасының барлыгы биш разрядның һәрберсендә бер лицензиясе бар иде. Евгения Косецкая алдан ук җыелган очколар суммасы буенча Олимпия җыелма командасына эләгүне тәэмин итте. Ир-атлар арасында ялгыз разрядта Сергей Сирант, рейтинг буенча Саратов өлкәсе вәкиле Владимир мальковны узып, лицензия алды.

Бадминтончылар турнирында барлыгы 172 спортчы чыгыш ясый ала. 164 путевка (ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында 82шәр) квалификация ярышларында уйнатылачак, ике өстәмә урын Уеннарның хуҗалары алачак, ә тагын алты кеше Токиога махсус чакыру буенча Киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International