Венгрия Будапештында узган Су спорт төрләре буенча Европа чемпионатында Татарстан спортчысы Россия җыелма командасы составында «алтын» һәм «бронза» яулады.
Ир-атлар арасында 4х200м га ирекле стиль белән эстафетада команда алтын медальләр яулады. Россия җыелма командасы ярышларның рекордын күрсәтте,дистанцияне 7.03, 48. Медальләр өчен Мартин Малютин, Александр Щеголев, Александр Красных, Михаил Вековищев һәм беренчел ярышларда катнашучы Иван Гирев көрәште.
Александр Красных шулай ук җыелма команда составында 4х200м катнаш эстафетада өченче килде.