Татарстанлылар Полякова һәм Шлейхер Токиода узган Олимпия уеннарында чыгыш ясаячак

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Бүген суга сикерү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Светлана Моисеева Токиода узган Олимпия уеннарына команда составын игълан итте. Татарстанлылар Мария Полякова һәм Никита Шлейхер Уеннарга юллама алды.Хатын-кызлар арасында шулай ук Анна Конаныхина, Юлия Тимошинина һәм Елизавета Кузина, ир – атлар арасында Виктор Минибаев, Александр Бондарь һәм Евгений Кузнецов чыгыш ясаячак.

Исегезгә төшерәбез, Токиода узган Олимпия уеннары  командасы составы Казанның Су спорт төрләре сараенда уза торган суга сикерү буенча Россия чемпионаты нәтиҗәләре буенча формалашты.

Чемпионатта Россиянең 14 төбәгеннән 150гә якын спортчы катнаша. Ярышлар программасына индивидуаль, синхрон, катнаш, шулай ук парлы (FINA программасы буенча) ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында өч метрлы трамплиннан һәм ун метрлы каланчадан сикерү, команда ярышлары керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International