1 июнь көнне Олы Кайбыч авылының «Дубрава» паркында Кайбыч районының гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр катнашында Балаларны яклау көненә багышланган мәдәни-массакүләм чара узды.
Әлеге чара һәм «спорт җәе-ГТО Бөтенроссия акциясе кысаларында» Хезмәткә һәм оборонага әзер «Бөтенсоюз физкультура-спорт комплексының 90 еллыгына багышланган чара яшүсмерләр арасында ГТО нормаларын тапшыру буенча ярышлар узды, аларда 98 кеше катнашты.
Балалар кыска дистанцияләргә йөгерүдә, сикерүдә, тартылуда һәм алга авышуда көч сынаштылар.
ГТО ның 90 еллыгына багышланган Акция «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын «Демография»милли проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.