1 июнь көнне Мөслим урта мәктәбе мәйданчыгында. Мөслим муниципаль районында «спорт җәе-ГТО Бөтенроссия акциясе узды. Чара физик культура һәм спорт белән мөмкин кадәр күбрәк балалар һәм яшүсмерләрнең шөгыльләнүенә, шулай ук Хезмәткә һәм оборонага әзер Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшыруда үз көчләрен сынап карауга юнәлдерелгән.
Акциягә 7 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге 80 мәктәп укучысы кушылды. Балалар нормативларны тартылу, отжимание, озынлыкка сикерү һәм кыска дистанциядә йөгерү кебек сынауларда тапшырдылар.
ГТО ның 90 еллыгына багышланган Акция «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.