1 июнь көнне Түбән Кама муниципаль районында шәһәрнең өч мәйданчыгында ГТО нормативларын кабул итү булды.
Акциядә барлыгы 500дән артык бала һәм 20 олы кеше катнашты. ГТО нормативларын кабул итү өчен мобиль мәйданчыклар 73 нче балалар бакчасында, «Гаилә» паркында һәм аттракционнар паркында оештырылды. Катнашучылар урыннан сикерү, отжимание һәм кыска дистанцияләргә йөгерүдә көч сынашты.
ГТО ның 90 еллыгына багышланган Акция «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын «Демография»милли проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.