Бүген Халыкара йөзү федерациясе (FINA) президенты Хөсәен Әл-Мусаллам визиты кысаларында Россия чемпионаты нәтиҗәләре буенча Татарстан суга сикерүчеләрен хөрмәтләү тантанасы узды. Чарада Халыкара йөзү федерациясе (FINA) президенты Хөсәйнә Әл-Мусаллам, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры, Татарстан Республикасы суга сикерү федерациясе президенты Дамир Фәттахов, шулай ук спортчылар һәм тренерлар катнашты.
ТР Спорт министры Владимир Леонов катнашучыларны суга сикерү буенча Россия чемпионатының уңышлы тәмамлануы белән котлады:
«Шушы көннәрдә генә бездә суга сикерү буенча Россия чемпионаты тәмамланды. Безнең егетләр Чемпионатта лаеклы чыгыш ясадылар һәм мин Бөтенроссия суга сикерү Федерациясенә, Дамир Илдус улы һәм тренерыбыз Павел Борисович Муякин йөзендә ТР Суга сикерү федерациясенә рәхмәт белдерәсем килә. Бу иң уңышлы чыгыш. Безнең егетләр ике олимпия лицензиясен, алты алтын медаль, ике көмеш һәм бер бронза медаль яуладылар - бу Татарстан Республикасы һәм бөтен ил өчен зур казаныш», - диде министр.
Исегезгә төшерәбез, суга сикерү буенча Россия чемпионаты 28 майдан 2 июньгә кадәр Су спорт төрләре сараенда узды. Татарстан спортчылары 6 алтын, 2 көмеш һәм 1 бронза медаль яуладылар. Россия чемпионаты нәтиҗәләре буенча Никита Шлейхер һәм Мария Полякова Токиода узачак Олимпия уеннарына юл тотачак.
Суга сикерү буенча Россия чемпионатында Татарстан җыелма командасының чыгышы нәтиҗәләре 2021:
Алтын:
Шлейхер Никита Дмитриевич (өч метрлы трамплиннан сикерү буенча 1 урын, өч метрлы трамплиннан синхрон сикерүдә 1 урын);
Полякова Мария Юрьевна (өч метрлы трамплиннан сикерү буенча 1 урын)
Сәлямова Ләйлә Руслан кызы (ачык сулыкка сикерү (хай-дайвинг) буенча 1 урын);
пар Шляр Карина Хәким кызы һәм Касьянов Глеб Дмитриевич (парлы сикерүдә 1 урын һәм өч метрлы трамплиннан катнаш сикерүдә 1 урын)
«Көмеш»
Белевцев Александр Геннадиевич (ун метрлы каланчадан синхрон сикерүдә 2 урын)
Шляр Карина Хәким кызы (өч метрлы трамплиннан синхрон сикерүдә 2 урын)
Бронза
Шляр Карина Хәким кызы (бер метрлы трамплиннан сикерү буенча 3 урын)