Владимир Путин Казанда «Россия-спорт державасы» форумын уздыруны раслады

2021 елның 7 июне, дүшәмбе

РФ Президенты Владимир Путин «Россия - спорт державасы» форумы Казанда узачак боерыкка кул куйды. Ул 8-10 сентябрьгә билгеләнгән.

Дәүләт башлыгы Казанда форумны үткәрү турында май уртасында ук игълан итте.

Форум 2020 елның октябрендә Екатеринбургта узарга тиеш иде, ләкин коронавирус пандемиясе аркасында күчерелде. Әле шул вакытта ук Казанда чара үткәрү мөмкинлеге турында имеш-мимешләр пәйда булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International