Татарстан Республикасы спорт министрлыгы коллективы спортчыларны, тренерларны, спорт тармагы белгечләрен һәм барлык спорт сөючеләрне Халыкара Олимпия көне белән котлый!
Нәкъ менә 1894 елның 23 июнендә Парижда узган физик тәрбия проблемалары буенча халыкара конгресста барон Пьер де Кубертен җыелганнарны Олимпия уеннарының оештыру нигезләре белән таныштырды.
Бу бәйрәм барлык спорт сөючеләрне, физик культура һәм сәламәт яшәү рәвешен берләштерә.
Без бу бәйрәмгә катнашучыларның барысын да котлыйбыз, нык сәламәтлек, бәхет һәм яңа җиңүләр телибез!