6 июльдә Римда (Италия) «Stadio del Nuoto» бассейнында 14-17 яшьлек һәм 15-18 яшьлек яшүсмерләр арасында йөзү буенча Европа беренчелеге старт алды.
Ярышларның беренче көнендә Әлмәт шәһәреннән йөзүче Реналь Нәҗипов 4х100 м га ирекле стиль белән эстафетада алтын медаль яулады.
Ярышларда дөньяның 48 иленнән 565 спортчы катнаша. Турнирда Россия данын 34 йөзүче яклый.