«Ак Барс» көрәш сараенда тхэквондо буенча Европа чемпионаты һәм беренчелеге старт алды

2021 елның 22 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда тхэквондо буенча Европа чемпионаты һәм беренчелеге старт алды. Татарстан башкаласына 26 илдән 600гә якын катнашучы килгән. Ярышлар 18 яшьтән олырак ир-атлар һәм хатын-кызлар, 15-17 яшьлекләр һәм яшүсмерләр, шулай ук 12-14 яшьлек һәм 10-11 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында узачак. Спортчылар барлыгы 285 комплект медаль уйнатачак.

Турнирны ачу тантанасында грандмастер, IX дан, техник директор Хуан Ха, ТР Спорт министры Владимир Леонов һәм Россия ГТФ тхэквондо федерациясе президенты Дамир Хәлилов катнашты.

Катнашучыларны ТР Спорт министры Владимир Леонов сәламләде:

Күркәм традиция буенча безнең «Ак Барс» Көрәш сарае ГТФ тхэкво буенча Европа чемпионаты һәм беренчелеген кабул итә. Бу ярышларны кабул итү безнең өчен зур дәрәҗә, һәм мин GTF Халыкара Федерациясенә шәһәрне сайлаганнары өчен рәхмәтлемен. Казанда барлык катнашучыларны сәламләвемә шатмын! Барлык спортчыларга да җиңүләр һәм якты чыгышлар телим! ,- диде министр.

Тхэквондо буенча Европа чемпионаты һәм беренчелеге, Россия Спорт министрлыгының ЕКП нигезендә һәм Россия Спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә, Глобаль тхэквондо федерациясе башкарма комитеты карары нигезендә үткәрелә.

Бу Татарстанда уза торган тхэквондо буенча беренче генә ярышлар түгел. 2013 елдан биредә бөтенроссия һәм халыкара ярышлар уздырыла. Универсиада мирасы һәм 2019 елда тхэквондо буенча Европа чемпионаты һәм беренчелеген югары дәрәҗәдә уздыру 2021 елда да Европа чемпионатын һәм беренчелеген үткәрү урыны турында ГТФНЫ хәл итүдә мөһим роль уйнады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International