Су спорт төрләре сарае Суга сикерү буенча Россия яшьләренең V җәйге спартакиадасы ярышларын кабул итәчәк

2021 елның 23 июле, җомга

30 июльдән 4 августка кадәр Казанның Су спорт төрләре сараенда Суга сикерү буенча V Россия яшьләр җәйге Спартакиадасының финал этабы старт ала. Ярышларда Воронеж өлкәсеннән, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән, Оренбург, Пенза, Самара өлкәләреннән, Татарстан Республикасыннан, Санкт-Петербургтан, Саратов һәм Свердловск өлкәләреннән, Ставрополь краеннан һәм Чиләбе өлкәсеннән 12 команда катнаша.

Россия яшьләренең V җәйге Спартакиадасы «спорт – тормыш нормасы» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында «Демография»милли проекты кысаларында уза.

Татарстан Республикасы исеменнән спортчылар Александр Белевцев, Глеб Касьянов, Артем Трубин, Ләйлә Сәләмова һәм Карина Шкляр чыгыш ясаячак.

Расписание.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International