Р. Гаффаров: «Казан өчен эре халыкара ярышларның яңа традицияләре нигезләнә торган шәһәр булу хөрмәте»

2021 елның 2 августы, дүшәмбе

4-11 сентябрьдә Казанда БДБ илләренең I уеннары, ә 8-10 сентябрьдә «Россия – спорт державасы»Халыкара форумы узачак. Аларда 5 меңгә якын кеше катнашачак. «Казан өчен эре халыкара ярышларның яңа традицияләре нигезләнә торган шәһәр булу зур дәрәҗә. Спортчыларыбыз уңышлы чыгыш ясарлар, ә без чараларны оештыру өлешендә генә түгел, ә халык һәм волонтерларның кунакчыллыгында да үзләрен лаеклы күрсәтә алырбыз дип ышанабыз», – диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында.

Ул билгеләп үткәнчә, Казанда эре ярышларны уздыру яңалык түгел, әмма туклану, мәдәни һәм күңел ачу программаларыннан тыш, быел санитар куркынычсызлыкны тәэмин итүгә аерым игътибар биреләчәк.

Россия җыелма командасы составына Татарстаннан 15 спортчы керәчәк
Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов сөйләвенчә, башта БДБ илләренең I уеннарын үткәрү 2020 елның августына планлаштырылган булган, әмма коронавирус пандемиясе аркасында ярышлар күчерелгән. Бүгенге көндә БДБның 10 иле катнашу өчен гариза тапшырган инде. Казанга 2 меңнән артык делегация әгъзасы килер дип көтелә, шул исәптән 1473 спортчы. Шулай ук Уеннарда 460лап судья һәм рефери һәм 1200 гә якын волонтер катнашачак. Волонтерларның заявка кампаниясе төгәлләнде инде. Оештыручылар 5 меңгә якын гариза алган, хәзер кандидатлар сынау сөйләшүләрен һәм сайлап алуны уза.

«Безне бик бай программа көтә: спорт төрләре арасында әлегә Олимпия программасына кермәгән, әмма инде бөтен дөньяда күп санлы тарафдарларга һәм иҗатына гашыйкларга ия булучылар да бар. Бу билбау көрәше, мини-футбол, тай боксы һәм бию спорты кебек төрләр», - дип билгеләп үтте А.Салихов.

Ярышларда спортчылар арасында 16 җәйге спорт төрләре буенча 184 комплект медаль уйнатылачак. Россия җыелма командасы составына Татарстан һәм аның башкаласы вәкилләре керәчәк. Ил данын 6 спорт төрендә 15 спортчы яклаячак.

Ярышлар өчен 11 спорт объекты җәлеп ителәчәк. Аларның кайберләре шәһәрдән читтә урнашкан. Әйтик, стендка ату буенча ярышлар «Свияга» шәһәр читендә узачак, шуңа күрә анда катнашучылар һәм судьялар «Иннополис»университеты кампусларында яшәячәк. Калган спорт төрләре буенча делегацияләр Универсиада Авылында урнашачак.

«Ачылу һәм ябылу тантаналарын Универсиада авылының флаглар аллеясында БДБ илләре халыкларының мәдәни күптөрлелеген, тарихын һәм гореф-гадәтләрен чагылдыручы, Халыклар дуслыгы һәм бердәмлеге темасын яктыртучы театральләштерелгән тамаша форматында үткәрү планлаштырыла», – дип өстәде А.Салихов.

Стационар ярдәм күрсәтү өчен Казанның спорт объектлары янында урнашкан әйдәүче медицина оешмалары билгеләнгән. Шулай ук, докладчы сүзләренә караганда, Уеннарда катнашучылар өчен тискәре ПЦР-тест коронавируска булу мәҗбүри шарт булачак.  Тотрыксыз санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, ТР Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең оператив штабы һәм ТР Роспотребнадзор белән ярышларга тамашачыларны кертүне тәэмин итү буенча актив консультацияләр алып барыла, – диде А.Салихов һәм ярышларның интернет-трансляциясе планлаштырылуын билгеләп үтте.

Уеннар вакытында куркынычсызлыкка килгәндә, аны тәүлек саен 200дән артык сак оешмасы хезмәткәре һәм 430лап контролер-идарәче тәэмин итәчәк.

12 елдан соң Казан янә «Россия-спорт державасы»форумын кабул итәчәк
БДБ илләренең I уеннарын уздыру көннәрендә Казанда «Россия – спорт державасы»Халыкара спорт форумы узачак. Ул «Казан Экспо» күп функцияле күргәзмә үзәгендә ачылачак, анда 2 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә.

Беренче тапкыр форум 2009 елда Казанда узды, һәм 12 елдан соң, бөтен дөньядан спорт функционерлары кабат Татарстан башкаласына җыелачак. Алар физик культура һәм спортны үстерү өлкәсендәге актуаль мәсьәләләрне хәл итү турында фикер алышачак.

Эшлекле программага тармакның төп мәсьәләләре турында дискуссияләр, практик кейслар һәм иҗтимагый фикер лидерларыннан мастер-класслар керәчәк. Катнашучыларга барлыгы эшлекле программаның 12 тематик трекы тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, онлайн режимында делегатлар өчен коворкинг-киңлек эшләячәк.

10 мең кв. метрдан артык территориядә илнең төп спорт проектлары, физик культура һәм спорт өлкәсе өчен уртак карарлар, шулай ук «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектының кунакчыллык зонасы тәкъдим ителәчәк күргәзмә оештыру планлаштырыла. «Рубин» ФК, «Ак Барс» ХК, «Камаз-мастер»ХК кебек халыкара аренада Татарстан данын яклаган әйдәп баручы профессиональ спорт клубларының һәм командаларның катнашуы планлаштырылган.

Барлыгы спорт төрләре буенча 20дән артык тематик мәйданчык, организмны функциональ тестлау зоналары, автограф-сессияләр һәм илебезнең әйдәп баручы спортчыларыннан мастер-класслар, шулай ук Россия шоу-бизнесы йолдызлары катнашында мәдәни-күңел ачу программасы оештырылачак.

Һичшиксез, форумны үткәрү гамәлдәге санитар-эпидемиологик нормаларны һәм Роспотребнадзор органнарының таләпләрен төгәл үтәүне исәпкә алып кына мөмкин булачак, – дип искәртте А.Салихов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International