27-30 август көннәрендә Казанда мотосерфинг буенча Дөнья Кубогының UIM этабы узачак. Татарстан башкаласында ярышлар «Казан»гаилә үзәге янындагы Казансу елгасы акваториясендә узачак. Ярышларда 7 илдән 50гә якын спортчы катнашачак.
Мотосерфинг Мотоспорт һәм серфинг миксыннан гыйбарәт, анда катнашучылар дистанцияне махсус мотосерфта узуда ярышалар. Казанда ярышлар 3 көндә узачак: 27 һәм 28 августта спортчылар трассаны сыный һәм өйрәнүләр уздыра, 29 августта беренче квалификация узышлары уза, 30 августта тамашачылар финал ярышларын карый алачак.
Мотосерфинг буенча дөнья чемпионаты этапларын үткәрүгә Чехиянең JetSurf компаниясе лицензиясе бар. Элегрәк дөнья беренчелеге этаплары Монако, Бөекбритания, Чехия, АКШ, Мексика, Кытай һәм Кореяда үткәрелгән иде. Россия шәһәрләреннән Motosurf WorldCup этабы бары тик Санкт-Петербургта гына 2017 елның июнендә узды.
2011 елдан башлап JetSurf фирмасы моторлы серфлар буенча Милли чемпионатны оештыра. Швейцариядә офис белән Халыкара мотор серфлары Федерациясе формалаштырылды, ул 200 гә якын спортчыны берләштерә. Алтынчы ел рәттән Motosurf WorldCup дөнья чемпионаты үткәрелә. Этаплар Монако, Лондон, Прага, Петербург, Флорида, Мексика, Кытай, Россия һәм Кореяда үткәрелде. Ярышларда 50дән 80гә кадәр спортчы катнаша.
Казанда ярышларны уздыру мөмкинлеге турында беренче тапкыр 2019 елның февралендә MSR Engines компаниясе генераль директоры Мартин шуланың Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуында, шулай ук март аенда Чехия Республикасына визиты барышында фикер алышынды.
Бер ай узгач, 6 апрельдә Абу Дабида МОТОСЕРФИНГ буенча MRS Engines дөнья Кубогы этабы кысаларында msr Engines компаниясе вәкиле Мартин Янгалек һәм ТР Автомобиль спорты федерациясенең башкарма директоры Рафаэль Баһаветдинов арасында Казанда ярышлар үткәрү турында килешүгә кул куелды.
Ярышларга килүчеләр һәм кунаклар өчен керү ирекле. Ярышны якын-тирәдә урнашкан ачык мәйданчыклардан күзәтергә мөмкин булачак.