Казанда «Төнге велофест» та катнашучылар 4 сәгать эчендә 15 км араны узачаклар

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

25-26 сентябрь төнендә Казанда «Төнге велофест»узачак. Велоэкскурсия 1 Май мәйданында башлана, шәһәр үзәге буйлап Сукно бистәсе, Иске Татар бистәсе аша узачак һәм «Казан»гаилә үзәге янында тәмамланачак. Маршрутның гомуми озынлыгы якынча 15 км тәшкил итәчәк, әлеге дистанцияне катнашучылар якынча дүрт сәгать эчендә узачаклар.

Төнге велофест ярдәмендә казанлылар сәламәт яшәү рәвешенә генә кереп калмыйча, Татарстан башкаласы турында күп кенә кызыклы мәгълүмат та белә алачак. Велоколоннага бару юлында шәһәрнең танылган кешеләре теге яки бу территория турында кызыклы фактлар сөйләячәк,-диде Казан туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова һәм аудиоэкскурсия язуында ТР премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Казан муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова һәм башкалар катнаша дип аңлатты. Экскурсиягә керешү өчен, заездда катнашучыларга БИМ-радио  дулкынына (102,8 FM) әзерләнергә кирәк булачак.

«Төнге велофест» ны ачу диджей-сетлар музыкасы белән бергә барачак, кунаклар өчен фудкорт оештырылачак. Маршрутта тукталышлар каралган, анда велосипедчылар ныгып ял итә алачак. Фестиваль санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп оештырылачак.

Исегезгә төшерәбез, быел фестиваль Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган. Заездда 18 яшьтән өлкәнрәк казанлылар катнаша ала, балалар – өлкәннәр белән бергә. Үзебездә саклагыч шлемалар, яктылыкны кире кайтаручы жилетлар, велосипед фонарьлары булырга тиеш. Катнашучыларны җыю 1 Май мәйданында 20:00 сәгатькә билгеләнгән, керү юлы 22:00 сәгатьтә башлана. Катнашучыларны теркәү проект сайтында башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International