«Ак Барс Арена» басуында РФС комиссиясе тикшерү узды

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

Бүген Россия футбол берлеге комиссиясе инспекция белән Ак Барс Арена стадионында булды. Экспертлар газонның агымдагы торышын, үткәрелә торган чараларның составын һәм интенсивлыгын бәяләделәр. Комиссия футбол кырын әзерләүнең уңай динамикасын билгеләп үтте. Эксплуатацияләү оешмасы белән берлектә игътибар таләп итүче факторларны билгеләделәр. Җыелма команда уенына кадәр калган вакытта эш иң яхшы уен һәм функциональ характеристикаларга ирешүгә юнәлтеләчәк.

«РФС комиссиясе «Ак Барс Арена» стадионы кырын кабул итте һәм башкарылган эшләр турында уңай бәяләде. Россия һәм Словакия җыелма командалары арасындагы матчны үткәрүгә берни дә янамый дип ышанып әйтә алабыз. Яңа тренер җитәкчелегендә Россия җыелма командасын, шулай ук футбол сөючеләрне, шулай ук футбол сөючеләрне һәм җанатарларны 8 октябрьдә түземсезлек белән көтәбез», - дип белдерде ТР Спорт министры Владимир Леонов.

Исегезгә төшерәбез, Россия һәм Словакия җыелма командалары очрашуы 8 октябрьдә 21:45 сәгатьтә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International