ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2026 ел
сишәмбе

12-14 февральдә Яр Чаллыда герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган милли көрәш буенча традицион республика ярышлары узачак. Турнир «Ватаным Татарстан» республика газетасы редакциясе тарафыннан Яр Чаллыга нигез салынуга 400 ел һәм беренче КамАЗ автомобиле чыгарылуга 50 ел тулу уңаеннан оештырылды.

Покров-Урыстамак мәктәбе базасында II — VI баскыч укучылары (9 яшьтән 18 яшькә кадәрге төркемнәр) өчен «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының спорт бәйрәм-фестивале узды. Барлык катнашучылар өчен дә көн бер максатка багышланды – нормативларны уңышлы үтәү һәм кадерле аерымлык билгеләрен алуга адым ясау.

Түбән Каманың "Динамо" мәктәбе спортчылары кул көрәше буенча Идел буе федераль округы чемпионатында бик шәп чыгыш ясадылар! Ярышлар 2 февральдән 6 февральгә кадәр Пермьдә узды һәм Россиянең 12 төбәгеннән 436 иң көчле спортчыны җыйды.

Комсомольск-на-Амуре янындагы тау чаңгысы курортында тарихта беренче тапкыр карда волейбол буенча Россия Кубогы этабы узды. Турнир катнашучыларга һәм тамашачыларга амурның кырыс кышы белән истә калды - керфекләрендә бәс, сакаллары бозланган, күзне чагылдырырлык кояш һәм карлы тау битләренең матурлыгы.

Узган атнада Биектау муниципаль районында «Сетевая компания» АҖ филиалы – «Приволжские сети»хезмәткәрләре арасында чаңгы ярышлары узды.


9
февраль, 2026 ел
дүшәмбе

Авыр югалту турында тирән кайгы белән хәбәр итәбез. Бүген ФАР Президиумы әгъзасы, Татарстан Республикасы армрестлинг Федерациясе Президенты, исеме спорт тарихына мәңгегә язылган Әхмәтҗанов Тәлгать Әнәс улы вафат булды.

Легендар «КАМАЗ-мастер» командасы Благовещенда 28 февральдән 1 мартка кадәр узачак кышкы спорт төрләренең халыкара Россия-Кытай фестивалендә чыгыш ясаячак. Пилотлар Амур елгасы бозында күрсәтмә чыгышлар ясаячак.

1 мартта Лениногорскида чаңгы ярышлары буенча «Тулпар»ачык ярышлары узачак. Һәвәскәрләр һәм профессионаллар өчен спорт бәйрәме трамплин янындагы чаңгы трассасында узачак.

7 февраль көнне Уфада кадетлар арасында кылыч белән фехтовкалау буенча шәхси беренчелектә кызлар арасында ярышлар булып узды. Киеренке көрәштә Татарстан Республикасыннан яшь кылыччылар мактау пьедесталына күтәрелеп, искиткеч нәтиҗә күрсәттеләр.

7 февральдә күрше Удмуртия башкаласында «Нефтяник»уеннарының дүрт матчлы кунаклар сериясе старт алды. Ижевск «Олимпиячесе» бозында әлмәтлеләр «Ижсталь»белән уйнадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International