ЯҢАЛЫКЛАР


8
март, 2024 ел
җомга

7 мартта Кайбыч районының «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында район оешмаларының, муниципаль учреждениеләренең һәм авыл җирлекләренең хатын-кызлар җыелма командалары арасында йөзү буенча ярышлар узды.


7
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 7 мартта, Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты тәмамланды. Ярышларда 42 команда составында 350дән артык спортчы катнашты.

Бөтендөнья яшьләр фестивалендә урам рәссамнары киләчәк Уеннарына багышланган граффити ясаганнар.

Ярышлар Алексеевск муниципаль районының РОГО ДОСААФ белән берлектә «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.

Бу атнада, 2024 елның 4-10 мартында, Татарстан Республикасында спортның кайбер төрләре буенча ярышлар узачак. Ял көннәре бәйрәм генә түгел, актив булачак. «Минем спорт» платформасында, әгәр сез катнашырга планлаштырасыз икән, спорт чарасында катнашу өчен онлайн гариза бирергә мөмкин, ә чара тәмамланганнан соң теләгән һәркем, спортчы яки тренер үзе дә, җанатарлар да, ярыш нәтиҗәләрен белә алачак.


6
март, 2024 ел
чәршәмбе

11-12 майда узачак юбилей X Казан марафоны нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының иң «йөгерүче» районнары билгеләнәчәк. Ярышларда җиңгән өч районда спорт мәйданчыклары төзеләчәк. Бүген Татарстан Республикасы спорт министрлыгында узган киңәшмәдә конкурста катнашуның нечкәлекләре билгеле булды.

Чара «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды, анда 10 гаилә (әни, әти, бала ,аби яки бабай) катнашты.

Уфада биатлон буенча Россия Кубогы финалы тәмамланды, аның белән параллель рәвештә 2024 елда VIII Бөтенроссия кышкы универсиада узды.

Башкортстан Республикасында 2007-2008 елгы командалар арасында яшь хоккейчыларның «Алтын шайба» финал ярышлары тәмамланды.

«КОС-Синтез-УОР»  ватерпол клубының 7 уенчысы Россиянең U20 юниорлар җыелма командасына чакырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International