Татарстанның «Биектау» командасы «Алтын шайба» Бөтенроссия ярышларының суперфиналына юллама алды

2024 елның 6 марты, чәршәмбе

Башкортстан Республикасында 2007-2008 елгы командалар арасында яшь хоккейчыларның «Алтын шайба» финал ярышлары тәмамланды. «Волжский» дивизионы уеннары 28 февральдән 6 мартка кадәр «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.

Турнирның җиңүчесе һәм суперфиналга юллама иясе булып Татарстан Республикасыннан «Биектау» командасы танылды! Төркем этабында егетләр барлык 3 матчта да җиңеп, беренче урыннан плей-оффка чыга. Очыш матчларында татарстанлылар Мордовиянең «ИНСАР-САРМИЧ» командасын һәм «Алмаз» командасын (Башкортстан) җиңде. Алтын медальләр өчен Биектау хоккейчылары Түбән Новгород өлкәсеннән көндәшләре Юность командасы белән көрәштеләр. Матч 2:1 исәбе белән тәмамлана.

Турнирның бронза призерлары булып «Девон»командасының Татарстан хоккейчылары танылды. Балалар шулай ук үз төркемендә беренче урыннан чыктылар. Плей – оффта команда 2:3 исәбе белән финалда Юность командасына урын бирә, әмма бронза өчен матчта алар турнир хуҗаларын Алмаз командасын җиңәләр.

«Алтын шайба» Бөтенроссия ярышларының суперфиналы быел май/июнь айларында Мытищада узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International