Казанда 24, 25 һәм 26 февральдә «роботлар сугышы»чемпионатының Суперфиналы узачак. Барлыгы 16 команда булачак.
4 февральдә Казан Теннис академиясе кортларында «Tatrstan Winter Cup»турниры тәмамланды.
Мирныйда чаңгы-биатлон комплексында Триатлон буенча Россия чемпионаты тәмамланды.
Шимбә көнне, 3 февральдә, «Рус кышы» Бөтенроссия җиңел атлетика турниры кысаларында ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында 60 метрлы дистанциядә финал йөгерешләре узды. Татарстан Республикасы вәкиле Семен Манаков 7,84 секунд нәтиҗә күрсәтеп җиңүче булды.
Санкт-Петербургта 2011 елда туган һәм аннан яшьрәк кызлар арасында фехтование буенча «Дебют» ярышлары тәмамланды.
Казанның «КОС-Синтез» командасы, Әстерханның «Динамо-Сшор» командасын 10:6 һәм 13:7 исәбе белән җиңгәннән соң, Су полосы буенча Россия чемпионаты турнир таблицасының башына җитте.
Су полосы буенча Россия чемпионатының 14нче туры кысаларында «КОС-Синтез-УОР» сезонда унынчы җиңү яулый. Мәскәүдә узган уенда Казан командасы икенче тапкыр рәттән Сшор Восток-2 МКНЫ җиңде.
Кичә, 4 февральдә, Татарстан Республикасының «Динамо» җәмгыяте оешуга багышланган 2010 елда туган кызлар арасында үләндәге хоккей буенча Бөтенроссия турниры тәмамланды. Ярышлар 2 февральдән 4 февральгә кадәр Зеленодольск шәһәренең «Маяк» спорт комплексында узды.
8-10 февральдә «Искандер» Футбол-Регби манежында «Россия Федерациясе моношәһәрләреннән 1000 яшь футболчы»проектының йомгаклау мастер-классы узачак.
2 февральдә «Ватаным Татарстан»республика газетасы оештырган герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә кореш буенча республика ярышлары тәмамланды. Турнир Казанның «Ак Барс»көрәш сараенда узды.