ОКР кышкы Олимпиадада катнашучы спортчылар исемлеген бастырды

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

Россия Олимпия комитеты кышкы Олимпиадада катнашу өчен спортчы-кандидатлар исемлеген бастырып чыгарды. 

Татарстанның 5 спорт төре буенча 20 спортчысы дәгъва кылучылар арасында:

Чаңгы ярышлары: Андрей Ларьков, Антон Тимашев, Артем Николаев, Христина Мацокина, Анна Нечаевская.

Сноуборд: Владислав Хадарин, Милена Быкова, Дмитрий Сарсембаев, Вик Уайлд.

Фигуралы шуу: Евгения Тарасова.

Трамплиннан чаңгыда сикерү: Данил Садриев.

Хоккей: Тимур Билалов, Игорь Бобков, Дмитрий Воронков, Артем Галимов, Даниил Журавлев. Николай Коваленко, Никита Лямкин, Илья Сафонов, Дмитрий Юдин.

Исегезгә төшерәбез, кышкы Олимпия уеннары 2022 елның 4-20 февралендә Пекинда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International