Алеся Щербинина - дзюдо буенча Россия беренчелеге җиңүчесе

2021 елның 9 ноябре, сишәмбе

Ижауда 18 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында дзюдо буенча Россия беренчелеге дәвам итә.

63 кг. га кадәр авырлык үлчәвендә Казан олимпия резервы училищесында тәрбияләнүче Алеся Щербинина җиңүче булды.

Ярыш көне барышында Татарстан спортчысы Адыгея, Рязань, Мәскәү вәкилләрен җиңде. Ярымфинал матчында Алеся осетин кызы Таболовадан көчлерәк булып чыкты, ә финал көрәшендә алтын медаль өчен Мәскәү дзюдочысы Полина Дергачева белән көч сынашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International