2 ноябрьдән 10 ноябрьгә кадәр Түбән Новгородта 2007-2008 елларда туган яшүсмерләр арасында волейбол буенча Россия беренчелеге (Идел буе федераль округы этабы) уеннары узды.
Россия Беренчелегенең ярымфиналына 4 юллама өчен көрәшкән 8 яшүсмер командасы әйләнешкә уйнады.
Татарстан Республикасы командасы (баш тренер Данис Сабитов), бер генә матчта да оттырмыйча, турнирның җиңүчеләре булдылар. Шулай итеп, команда Россия беренчелегенең ярымфиналына чыкты.