ТР Спорт министрлыгында коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

Киңәшмә кысаларында 2021 елның 3 кварталы йомгаклары буенча «2015-2024 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» ярдәмче программасы чараларын үтәү буенча Татарстан Республикасы спорт министрлыгы хисабы белән Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов чыгыш ясады.

3 квартал нәтиҗәләре буенча «2015-2024 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» ярдәмче программасы чараларын үтәү буенча Татарстан Республикасы спорт министрлыгының хисабы турында доклад белән Фирзәр Галләмов чыгыш ясады.

Руслан Дияров хисап чорында норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү эшенең торышы турында сөйләде.

Флюра Таһирова 2021 елның 3 кварталы йомгаклары буенча законнар нигезендә үткәрелгән сатып алуларны һәм төзелгән гражданлык-хокукый шартнамәләрне һәм контрактларны анализлау турында сөйләде.

2021 елның 1 яртыеллыгында дәүләт хезмәте системасында коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау мониторингы һәм хезмәткәрләр белән профилактик эш турында Лариса Тайшибаева сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International