Пекиндагы кышкы Олимпия уеннарына кадәр - 72 көн

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

Спорт министры Олег Матицын Пекиндагы 2022 елгы XXIV Олимпия һәм XIII Паралимпия кышкы уеннарына Россия спортчыларын әзерләү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты.

Спортның 13 төре буенча 600 спортчы Олимпия җыелма командасына кандидатларның киңәйтелгән исемлегенә кертелгән. Алар илебезнең 45 төбәгеннән. Бездә мөмкин булган 261 квотаның 218-е бар инде, шул исәптән җиде яңа дисциплина буенча. Олимпия юлламаларының ахыргы бүленеше 2022 елның гыйнвар ахырында булачак.

Россия спортчыларын кышкы Олимпия уеннарына әзерләү «Пекин 2022» ведомство проекты һәм 2018 елда расланган максатчан комплекслы программалар нигезендә гамәлгә ашырыла. Еллар буенча күрсәтмә проектлар тулы күләмдә үтәлгән.

2021 елда дөнья чемпионатларында чыгыш ясау нәтиҗәләре буенча рәсми булмаган гомумкоманда медаль зачетында Россия спортчылары барлыгы 40 медаль: 11 алтын, 12 көмеш һәм 17 бронза медаль яуладылар.

Дүрт еллык Олимпия циклы эчендә кышкы Олимпия төрләре буенча җыелма командалар тулысынча федераль бюджет хисабына җиһазлар, спорт инвентаре һәм экипировка белән тәэмин ителгән. Кышкы Олимпия төрләре буенча бердәм календарь планы чаралары ел саен уртача 1,5 млрд.сум белән тәэмин ителә. Спортның 10 төре буенча Олимпия уеннары алдыннан соңгы тренировка чаралары Россия территориясендә, шул исәптән Себердә һәм Ерак Көнчыгышта узачак, Бу безнең командаларга уңышлы акклиматизацияләнергә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International