Казанда һәвәскәр студентлар хоккей командалары арасында Идел буе федераль округы кубогы тәмамланды

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

25 ноябрьдә Казанның «Зилант» боз сараенда студентлар һәвәскәр хоккей командалары арасында Идел буе федераль округының III Кубогы тәмамланды. Җиңү өчен Татарстан, Башкортостан, Мордовия, Марий Эл, Чуваш республикасы, Пермь крае, Киров, Түбән Новгород, Пенза, Самара, Саратов һәм Ульяновск өлкәләреннән 12 спорт клубы көч сынашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны һәм Идел буе федераль округы Кубогын Татарстан Республикасының «Ак барс» студентлар командасын 5:1 исәбе белән җиңеп, Түбән Новгород өлкәсе командасы яулады. Өченче урынны Башкортстан Республикасы командасы алды.

Бүләкләү тантанасында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Владимир Колчин, Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов, Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе вице-президенты Андрей Рябов катнашты.

«Безнең турнирның төп максаты-сезгә, «Алтын алка» ярышларыннан «үсеп» китүчеләргә, яраткан спорт төре белән студентлар елларында да шөгыльләнүне дәвам итү мөмкинлеге бирү. Турнир белән кызыксыну ел саен арта бара. Коронавирус белән бәйле чараларга карамастан, быел ярышларда 12 төбәк командасы катнаша, бу безнең проект стартына караганда ике тапкыр күбрәк. Күпләр өчен бүгенге ярышлар дебют булды, һәм үткәрелгән уеннар сезнең югары профессиональ әзерлегегезне, яхшы команда эшегезне, сәламәт конкуренциягезне һәм Җиңүгә омтылышыгызны күрсәттеләр. Сезне турнирда яхшы чыгыш ясавыгыз белән котлыйм», - дип котлады Владимир Колчин.

Студентлар хоккей командалары арасында кубокка ярышлар Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров патронаты астында, Татарстан Республикасы спорт министрлыгы һәм «Студентлар хоккей лигасы» студентлар хоккейына ярдәм итү һәм аны үстерү ассоциациясе ярдәмендә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International