Бүген Казанда фехтование буенча олимпия резервы спорт мәктәбендә «Олимпия легендалары - балаларга, яшьләргә һәм балалар спортына» программасы кысаларында Россиянең яшь фехтовальщиклары белән очрашу узды.
Балалар белән тәҗрибә уртаклашырга Россия спортчылар берлеге президенты, фехтование буенча өч тапкыр олимпия чемпионы, ике тапкыр Олимпия уеннары призеры Галина Горохова һәм рапираларда фехтовкалау буенча олимпия чемпионы, команда беренчелегендә дөнья чемпионы, шәхси беренчелектә дөнья чемпионы Наилә Гыйләҗева килгән иде.
Ветераннар Олимпия пьедесталына уңышка юлларын сөйләделәр, эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар һәм балаларның сорауларына җавап бирделәр.