Полина Кудерметова «Tatarstan open-2021» теннис турниры җиңүчесе

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

Академия кортларында ITF World Tennis Tour сериясенең «Tatarstan open» халыкара турнирының ялгыз разрядлы финал уеннары тәмамланды.

Ялгыз разряд матчларының нәтиҗәләре. Хатын:

Финалчы - Абдурәимова Нигина (Үзбәкстан)

Җиңүче - Кудерметова Полина (Россия, Казан, ТР җыелма командасы)

Матч 2 сәгать 29 минут дәвам итте һәм 7-5; 3-6; 6-4 исәбе белән тәмамланды.

Ялгыз разряд матчларының нәтиҗәләре. Ирләр:

Финалчы - Борисюк Мартин (Беларусь Республикасы)

Җиңүче - Качмазов Алибек (Россия)

Очрашу 1 сәгать 24 минутта узды. Уен исәбе: 6-2; 6-2.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International