Швейцариядә 2021 елгы кышкы Универсиада гамәлдән чыгарылды

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

Швейцария Люцернасында 2021 елгы кышкы Универсиада коронавирусның яңа штаммы барлыкка килү сәбәпле гамәлдән чыгарылган. Бу хакта рәсми хатта FISU Генераль секретаре Эрик Сайнтронд хәбәр итте.

«Оештыру комитеты FISU белән берлектә барлык куркынычсызлык чараларын үтәү өчен бөтен көчләрен куйды. Әмма COVID-19 белән бәйле соңгы чикләүләр аркасында, котылып кала алмадык», - дип хәбәр ителә хатта.

Исегезгә төшерәбез, ярышларда катнашу өчен кандидатлар исемлегендә Татарстанның 9 спортчысы бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International